Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге исегезгә төшерә: социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә, алдан язылу буенча Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала.
Гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә ала:
– рецептлар буенча – медицина максатларында куллану өчен дару препаратлары, шулай ук рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау максатында кулланыла торган махсус продуктлар;
– төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортта дәвалану өчен юлламалар;
– шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү.
“Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала”, – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Дару препаратларын – дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортта дәвалануга юлламаларны – социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына түләүсез бару һәм кире кайтуны – Россия тимер юллары тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа