Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әгәр сорауларыгыз булса...

2012 елның 20 мартыннан 30ына кадәр Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы комиссиясе, эчке эшләр органнары эшендә граж-даннарның конституцион хокуклары ничек үтәлешенә күзәтчелек итү җәһәтеннән, Татарстан Республикасы Прокуратурасы оешмаларының эшен тикшерә.

Бу көннәрдә ТР Прокуратурасы бинасында РФ Генераль прокуроры урынбасары С.П.Зайцев һәм РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гамәлләренә кагылышлы сораулар белән килүче гражданнарны кабул итә.

Мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә Казандагы 8(843) 291-19-25 телефоны аша алдан язылып кую кирәк.

Гражданнарның гаризалары шулай ук электрон почта - РФ Генераль прокуратурасы Идел буе Федераль округы идарәсенең http://prokpfo.ru интернет-кабул итү сайты, яисә 8(831) 421-47-23 ышаныч телефоны аша да кабул ителә.

Җәйге ялга да күп калмады

19 февраль көнне шәһәребезнең 3 нче мәктәбендә Казан кунаклары, "Сәләт" яшьләр үзәге белгечләре белән очрашу узды.

Узган ел республикабызда үзенең 15 еллыгын билгеләп үткән "Сәләт" проекты белән күпләр таныш инде. Укучы балаларның җәйге ялын кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта милли мохит шартларында оештыралар лагерьда. Шуңа күрә балаларны үзенә җәлеп итә дә инде "Сәләт".

Казан кунагы Регина Нуруллина

Бөгелмәдә әлеге эштә активларга "Сә-ләт" проекты җитәкчесе Җ.Сөләйманов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырды. Мондый мәртәбәгә В.Кульбеда, Ф.Мәхмүтова, А.Горохов, Ф.Нәбиуллин ирештеләр. Шулай итеп, 2012 ел "Сәләт-Бөгелмә" аланы әзерлек эш-ләрен җәелдереп җибәрде.

Билбау көрәше

16-18 мартта Чабаксар шәһәрендә 1992-1994 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Бу ярышларда Россия шәһәрләреннән 16 команда, барлыгы 220 кеше катнашты.

Татарстан данын "Факел", "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Беренчелекне 6 нчы урта мәктәп укучысы Алена Калугина яулады (тренеры - Татьяна Нуждина). Өченче урынны - БМТ студенты Альберт Белов (тренерлары - Индус һәм Илдар Фәттаховлар) һәм Илдар Байтимеров (тренеры - Петр Усачев) алып кайтты.

Чаңгы ярышы

17 март көнне Бөгелмә шәһәренең чаңгы базасында кышкы спорт сезо-нын ябуга багышланган чаңгы эстафетасы узды.

Бу ярышта хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары катнашты. Кызлар арасында беренчелекне 8 нче урта мәктәп, Подгорный урта мәктәбе укучылары, БМТ студентлары һәм "ТНГ-Групп" җәмгыяте спортчылары яулады. Егетләр арасында 2 нче лицей, Соколка урта мәктәбе укучылары, БМТ студентлары һәм "ТНГ-Групп" җәмгыяте хезмәткәрләре җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңалык спорт прокуратура сорау