Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сорау – җавап: Товарны вакытында китермәсәләр...

Сорау. Бүлмәләребезгә ишекләр сатып алган идек. Тик, арадашчы ишекнең кирәк-яракларын вакытында тулысынча китереп бетермәү сәбәпле, безгә аны килешүдә каралганнан 39 көнгә соңрак калып кына китереп бетерделәр. Бу очракта сатучы безгә килешүне бозган өчен хак түләргә тиешме, ул бәя ничек исәпләнә - ишек бәясеннән чыгыпмы, әллә соңга калган көннәр санына бәйләпме?...

 

Сорау. Бүлмәләребезгә ишекләр сатып алган идек. Тик, арадашчы ишекнең кирәк-яракларын вакытында тулысынча китереп бетермәү сәбәпле, безгә аны килешүдә каралганнан 39 көнгә соңрак калып кына китереп бетерделәр. Бу очракта сатучы безгә килешүне бозган өчен хак түләргә тиешме, ул бәя ничек исәпләнә - ишек бәясеннән чыгыпмы, әллә соңга калган көннәр санына бәйләпме?

Җавап. "Кулланучылар хокукларын саклау турында"гы Законның 23.1 нче маддәсенең 3 нче пунктында язылганча, бәясе алдан түләп куелган товарны сату-алу турындагы килешүдә күрсәтелгән срок бозылган очракта, сатучы килешүдә күрсәтелгәннән соңгы һәр көн өчен алдан түләнгән бәянең 0,5 проценты күләмендә пеня түләргә бурычлы. Тиешле сумма сатып алучы әлеге таләпне куйган көннән алып, 10 көн эчендә сатучы тарафыннан кайтарып бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса