Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Солдатка хат” Бөтенроссия акциясенә бөгелмәлеләр дә кушылды

Үзәк балалар китапханәсе, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссариаты белән берлектә, “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучыларына Россия Армиясе сафларында хезмәт иткән солдатка аның хәрби рухын саклап калу өчен хат язарга тәкъдим ителде. Моннан 75 ел элек тә укучылар шулай эшләгән булган бит. Сугыш уты өткән еллар ерагая бара. Әмма халык хәтерендә хәзер дә сугыш еллары газаплары һәм халыкның үлемсез батырлыгы исән. Фронт хатлары! Еллар никадәр ерагайса да, бу авазлар, беркайчан да тынмаячак. Бу-бетмәс-төкәнмәс батырлык һәм киләчәккә ышаныч чыганагы. Солдат өчен иң мөһиме - автомат һәм гранат кына түгел, солдатка аны өйдә ни көткәнен, кемнәр көткәнен белү мөһим. Туганнарның хатлары зур әһәмияткә ия булган. Алар солдатларның сугышчан рухын күтәргәннәр. Бөек Җиңүдән соң да әле дә күп гаиләләрдә фронт хатларын саклыйлар. Чөнки һәр өчпочмаклы хатның үз тарихы, шатлыклымы ул яки кайгылымы. Эчтәлегенең нинди булуына карамастан, һәр шундый өчпочмак совет халкын шул дәһшәтле сугыш азагына якынайта. Һәр шундый конверт хәбәрче ул... Җиңү хәбәрчесе!

Бу акциядә 1, 3, 5 һәм 6нчы мәктәп укучылары катнашты. 150дән артык хат язылды. Алар барысы да Җиңү көне алдыннан хәрби хезмәттәгеләргә тапшырылачак.

А. КОТЛОВА,

китапханәче

Л. СТАКИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса