Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Солдат итеген кияргә әзер!

Бу - күптәнге традиция. Кадетлар интернат- мәктәбендә солдат хезмәтенә китүчеләрне тантаналы рәвештә озату чарасы - "Призывник көне" ел саен уздырыла. Быел ул 16 октябрь көнне булып үтте.

2015 елның көзендә илне сакларга 112 бөгелмәле китәчәк. Алар Үзәк, Көнбатыш һәм Көнчыгыш хәрби округларында хезмәт итәчәк. 15 егет Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендәге шефлык частена җибәрелергә тиеш.
Көн герое 22 яшьлек Игорь Александров үзен хәрби хезмәткә тулысынча әзер дип саный. Быел югары уку йортын тәмамлагач, хәрби комиссариатка үзе килгән. "Хәрби хезмәттә булып кайту кирәк, хәзер хәрби билетсыз карьера да ясап булмый бит. Армиягә барудан курыкмыйм. Спорт белән дус мин, шуңа күрә авыр булмас дип уйлыйм, тагын да чыныгып кайтачакмын. Бөгелмә комиссариатында миңа Омск шәһәрендәге десант гаскәренә юллама бирделәр. Анда эләксәм, яхшы булыр иде. Моны Казанда хәл итәчәкләр. Әлегә хәрби хезмәткә мораль яктан әзерләнәм: әнине юатам, армия хезмәтендә булган егетләр белән аралашам, киңәшләшәм. Хәрби хезмәт чын ир-егетләр эше, илне саклау - безнең беренчел буры-чыбыз. Тормыш мәктәбен үзен ихтирам иткән һәр ир-егет үтәргә тиеш инде", - ди ул горур тавыш белән.
Зур сынау алдында торган егетләрнең һәрберсе шул фикердә. Аларга юлламаны, үгет-нәсыйхәтне хәрби комиссар да, ветераннар да, ата-аналары да бирде. Тантана концерт программасы белән үрелеп барды. Егетләрне армия сафларына 23 октябрьдән озата башлаячаклар. Бу көнне солдат киемен
16 егет киячәк.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса