Соколка чиркәвендә эш бара
Узган ел 14 ноябрьгә каршы төндә Соколка авылында зират янындагы часовняда янгын чыгып, чиркәү бинасының түбәсе, әле үткән елда гына җирле меценат көче һәм авыл халкы ярдәме белән яңартылган гөмбәзе бик зур зыян күргән иде.
Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте.
Янгыннан соң озак та үтми, шәһәребездәге төзелеш компанияләренең берсе аны үз хисабына торгызу эшенә кереште. Архангел Гавриил исемендәге храм-часовняның түбәсе ремонтланды инде. Шунысын да әйтергә кирәк, чиркәү түбәсенең катлаулы конфигурациясе төзүчеләрдән үтә дә игътибарлы булуны таләп итте, аны төзәтү оешмага 175 мең сумга төште.
Руханилар чиркәүне кабат ачу тантанасын агымдагы елның 26 июлендә - Архангел Гавриил соборы көнендә булыр дип ниятлиләр. Әмма аңа кадәр объектта башкарасы эшләр күп әле: янгында чатнаган-ватылган пыялаларны алыштырасы, гөмбәзне реставрациялисе. Сүз уңаеннан, анысын Волгодонск осталары ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа