Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөләйман хәзрәтне эзләү нәтиҗәләре

Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданинының билгесез юкка чыгуына ике ай чамасы вакыт үтте. Әмма хәзрәтнең туганнары әйтүенчә, эзләү эшләре һаман да нәтиҗәләр бирми: югалганнар турында бернинди мәгълүмат юк. Хәзрәтне эзләү максатыннан ачылган Буа һәм Саранск штаблары инде ябылган. Бүген эшләп килүче бердәнбер Казан штабы гына...

Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданинының билгесез юкка чыгуына ике ай чамасы вакыт үтте. Әмма хәзрәтнең туганнары әйтүенчә, эзләү эшләре һаман да нәтиҗәләр бирми: югалганнар турында бернинди мәгълүмат юк.

Хәзрәтне эзләү максатыннан ачылган Буа һәм Саранск штаблары инде ябылган. Бүген эшләп килүче бердәнбер Казан штабы гына калган, ләкин анда да Сөләйман хәзрәтнең язмышына битараф булмаган волонтерларга бернинди дә эш юк.

Полиция вәкилләре тикшерү эшләре алып бара икән. Сөләйман Зариповның кияве Гомәр Ганиев билгеләп үткәнчә, хокук сакчыларыннан, тикшерү эшләре тәмамланмау сәбәпле, бернинди дә актуаль мәгълүмат алып булмаган. Шуңа карамастан, хәзрәтне эзләп табарга ярдәм итәргә теләүчеләр саны кимеми. Алар һаман да Казан штабына шылтыратып, хәлне белешеп торалар икән.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса