Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөләйман хәзрәт Зарипов табылмаган әле

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә депутат Разил Вәлиев республиканың эчке эшләр министры Артем Хохориннан югалган Сөләйман Зариповны эзләү эшләренең барышы турында сорады. "Бу эш Тикшерү комитеты, прокуратура, федераль иминлек хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла. Барлык кирәкле гамәлләр шунда ук башкарылды. Әлегә башка әйтер сүз юк", - диде Хохорин. Хәбәр...

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә депутат Разил Вәлиев республиканың эчке эшләр министры Артем Хохориннан югалган Сөләйман Зариповны эзләү эшләренең барышы турында сорады.

"Бу эш Тикшерү комитеты, прокуратура, федераль иминлек хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла. Барлык кирәкле гамәлләр шунда ук башкарылды. Әлегә башка әйтер сүз юк", - диде Хохорин.

Хәбәр иткәнебезчә, Сөләйман хәзрәт Зарипов 7 февраль, якшәмбе көнне Саранскидан Казанга кайткан чакта гарәп дусты белән Буа районында югалды. Алар утырып кайткан автомобиль 8 февраль көнне Буа шәһәрендә табылды. Ике кеше суга төшкәндәй юк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса