Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәламәтлек сукмагы

С. Морозов исемендәге мәдәният һәм ял паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре “Сәламәтлек сукмагы” дип аталган кышкы викторина уздырган.

Бу көнне паркта ял итүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше турында сораулар  бирелде. Мәсәлән, “Леонардо да Винчи нәрсәне “тормыш согы” дип атаган?”, “Сәламәт булу өчен, һичшиксез, нәрсә эшләргә кирәк?” һәм башкалар.

Кайбер ял итүчеләр үзләренең сәламәтлекләре турында ел дәвамында кайгыртып торулары турында сөйләде. Алар паркта йөриләр, тренажерларда шөгыльләнәләр һәм йөгерәләр икән. Ә кышын исә чаңгыны үз итәләр. Спорт белән генә шөгыльләнеп калмыйлар, ә дөрес тукланалар да.

 

Ольга КАРПОВА,

үзәк китапханәнең әйдәп баручы белгече.

С. Князькина фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса