Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәламәтлек серләре

Үзәк китапханә хезмәткәрләре, һәр кешенең көн кадагында булган теманы читтә калдырмыйча, “Илһам чишмәләре” клубы әгъзаларына “Сәламәтлек – кыйммәтле бүләк” темасына мәгълүмат сәгате үткәрергә булдык.

Әлеге чарабыз сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырылды. Һәркемгә билгеле: әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз.

Татар халкында “Йөз кат ишет-кәнче, бер кат кулланып кара... ” (ә бер кулланып файдасын күр-сәң, чыннан да ышанасың) дигән әйтем бар. Шуңа нигезләнеп, без үзебезгә кунакка сәламәтлек буенча белгечләр чакырдык: фитоцентр хезмәткәре Римма Равил кызы Сәгыйтова, гомерен ке-шеләрне дәвалауга багышлаган шәфкать туташы Гөлнур Галләм кызы Гөлиеваларны.  Алар белән очрашуны китап укучыларыбыз һәрвакыт көтеп ала. Әлеге кунак-ларыбыз белән берничә тапкыр очрашып, аларның сәламәтлек буенча тирән белемнәрен, бир-гән киңәшләрен йотлыгып тыңлыйбыз.

Күпләребезне борчыган сорауларга алар гади телдә аңлаешлы итеп җавап бирәләр. Сөйләшүне теория белән гамәли күнекмәләргә бәйләп, мисалларга үреп, кызык-лы итеп оештыру – сәламәтлек буенча белемнәребезне арттырырга ярдәм итә.

Чираттагы сөйләшүебезнең төп темалары: кан басымы, ашказанына кагылышлы авырулар булды.

Югары кан басымыннан интек-кән кешеләр өзлегеп китмәс өчен нинди чаралар күрергә тиеш?

Римма Равилевна кан басы-мының ничек итеп күтәрелүе-төшүе, бу күренешнең  нинди куркыныч китерүе турында аңлатса, Гөлнур Гөлиева безгә кан басымын үлчәп, кайсы ашамлыкның кан басымын күтәрүе,төшерүе

турындагы киңәшләрен бирде. Кунакларыбызны бу мәгълүмат аеруча кызыксындырды.

Римма Равилевна безгә югары кан басымын төшерүнең бик үк авыр булмавы, ә менә күтәрү, киресенчә, катлаулы булуы, гипотоникларның (кан басымы түбәннәрнең)  кан тамырлары нечкәрәк булганга, кинәт күтәрелеп китеп, шартлау куркынычы турында да әйтеп узды.

Бу чарада безнең өчен тагын бер мәгълүмат бик кызыклы тоелды: йоклаганда гәүдәнең ятакта ничек урнашуы да бик мөһим икән. Кайчагында без баш, кул-аякларның авыртуы белән уянып китәбез... Аркада, ян якта, эчкә ятуның уңай да, тискәре дә яклары бар икән. Мәсәлән, уң якта – йөрәк авыруларга, кан басымы югары булганнарга яту уңайлы, әмма менә сару кайнау белән җәфаланучыларга бу зыянлы. Белгечләр эчтә йоклау бик зыянлы, дигән фикердә, чөнки бу формада яту кан тамырлары кысылуга, баштагы кан йөреше начарлануына, баш, муен, арка авыртуына китерә икән. Күкрәк читлеге, эчке органнар  кысылган-

лыктан, аларның эшчәнлеге бо-зыла, бит мендәрне басканга күрә, бит шешенә һәм тиз картаюга китерә.

Әлеге очрашуда менә шундый безгә таныш булмаган мәгъ-лүматлар белеп, сәламәтлеккә ничек игътибарлы булырга ки-рәклегенә тагын бер кат инандык.

Шунысын да онытмыйк: сәла-мәтлекне саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү дә ныгыта. Көндәлек режим, дөрес туклану – санап китсәң, сәламәт булу өчен күпме ихтыяр көче, тырышлык кирәк бит. Әлбәттә, сәламәтлекне һәркем үзенчә булдыра алганча кайгырта.

Юкка гына  хәрәкәттә – бәрә-кәт, димәгән борынгылар. Физик күнегүләр сәламәтлек өчен бик мөһим. Һәр көн иртән заряд-ка гына ясасаң да, күпме файда... Әллә нинди кыйммәтле спорт әйберләре сатып алганчы, үз кулларың белән гади әйберләрдән ясарга була икән. Моңа мисал булып оектан ясалган спандер тора.

Кунакларыбыз бик кызыксыну белән Гөлнур Галләмовнаның кул эше белән таныштылар. Менә бит, кемнәндер ярдәм көткәнче, үзеңә дә бик файдалы, кызыклы итеп яшәргә була икән. Барысына да теләк кенә кирәк...

Шулай итеп, әлеге очрашуыбыз бик күңелле дә, кызыклы да, файдалы да үтте. Килегез, үзегез күреп белегез. Мондый очрашулар безнең туган якны һәм татар телен өйрәнү бүлегендә даими рәвештә оештырыла.

Сәламәт булыгыз! Көр күңелле булыгыз! Бирешмәгез! Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса