Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан дәвалау ысуллары турында сөйләделәр

Дәвалау өчен препаратларның өч төркеме кулланыла.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен препаратларның өч төркеме кулланыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Бу, беренче чиратта, вируска каршы терапия, бу антикоагулянтлар (кан оешу активлыгын киметә торган һәм тромблар барлыкка килүгә каршы дарулар) һәм кирәк булса гормоннар, ләкин катгый рәвештә табиб контролендә булырга тиеш. Бу бүгенге көндә амбулатор этапта препаратларның өч төркеме кулланыла», - диде спикер.

Стационар этапта бизгәк тотудан, сулыш алу җитешсезлегеннән дәвалыйлар, шулай ук генноинженер биологик препаратлар белән Covid-19га каршы иммунитет булдыралар, дип сөйләде Абашев.

Хәзер Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясен дәвалау буенча җиденче клиник тәкъдимнәре гамәлдә, дип искәртте министр урынбасары.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хастаханәләрдә Covid-19 инфекциясеннән дәвалау 12 көнгә якын дәвам итә, шуннан соң тернәкләнү процессы бара.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса