Сәламәтлек саклау министрлыгы бөгелмәлеләрне прививка ясатырга чакыра
Прививка ясату бигрәк тә кемнәргә кирәк соң? Әлеге категориягә...
Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә.
Прививка ясату бигрәк тә кемнәргә кирәк соң? Әлеге категориягә
- хроник авырулар белән исәптә торучылар;
- мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда, күп кешелек коллективларда, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр;
- өлкән яшьтәге кешеләр;
- 6 айданзуррак балалар, укучылар, студентлар;
- авырлы хатын-кызлар ( 1 приместрда булмаганнар);
- хәрби хезмәткә чакырылучылар;
- башка төр авырулар керә.
Балаларга һәм укучыларга прививка ясау өчен әти-әниләрнең язмача рөхсәте кирәк. Прививкалар район үзәк поликлиникасында олылар өчен аерым, балалар өчен аерым процедура бүлмәләрендә ясала. Авылларда яшәүчеләр фельдшер-акушерлык пунктларында ясата алалар. Шулай ук поликлиникада, оешма-предприятиеләргә барып вакцинация үткәрү өчен, табиблар һәм шәфкать туташларыннан торган мобиль төркемнәр эшли. Бары тик аларга килү вакытын һәм вакцина ясатырга теләүчеләрнең санын хәбәр итәргә генә кирәк.
Грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Аны ясату алдыннан бернинди әзерлек кирәкми, бары тик вакцинация ясатканга кадәр кешенең ике атна кала салкын тиеп авырмаган булуы шарт. Табиблар шуны искәртә: тавык агына кискен аллергия булган кешеләргә вакцина ясалмый. Хөрмәтле райондашлар, үзебезнең сәламәтлеккә игътибарлы булыйк - гриппка каршы прививка ясатыйк! Бушлай тәкъдим ителүче әлеге ярдәмнән баш тарту - сәламәтлегебезне куркыныч астына кую, дигән сүз. Ашыгыгыз, поликлиникада сезне көтәләр!
http://bugulma.tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа