Сәламәтлегенә зыян салган
Бөгелмәле бергә торучысының сәламәтлегенә зыян китергән өчен төзәтү эшләренә китә.
Шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Бөгелмәленең Ворошилов урамындагы фатирында яшәүче 47 яшьлек никахсыз хатыны компаниясендә спиртлы эчемлекләр эчүе мәгълүм.
Бәхәс барышында ул хатын-кызны алкогольле эчем-лекләрне күп эчүе өчен гаепли башлаган, аннары аның сул кулъягы өлкәсенә пычак белән кадап, сәламәтлегенә җиңел зыян салган.
Гаепләнүче гаебен таныган, тәүбә иткән һәм зыян күрүче алдында гафу үтенгән.
Суд тарафыннан аның гамәлләре РФ Җинаятьләр Кодексының 115нче маддәсе, 2нче өлеше “В” пункты буенча, корал сыйфатында кулланыла торган әйберне кулланып, сәламәтлеккә алдан уйлап җиңел зыян китерү буларак каралган, 250 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән.
Хөкем карары әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа