Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Сәлам” эшен тәмамлады

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Сәлам" үзәгенең язгы рухи-сәламәтләндерү сменасы үз эшен тәмамлады. Балалар өчен атна дәвамында бай программа әзерләнгән иде. Үзәктә көн сәламәтләндерү физкультурасы белән башланды, аннан соң Ислам нигезләре һәм Изге Коръән яңгырау буенча дәресләр үтте. Көннең икенче яртысында саф һавада интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Малайлар һәм кызлар төрле...

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Сәлам" үзәгенең язгы рухи-сәламәтләндерү сменасы үз эшен тәмамлады.

Балалар өчен атна дәвамында бай программа әзерләнгән иде. Үзәктә көн сәламәтләндерү физкультурасы белән башланды, аннан соң Ислам нигезләре һәм Изге Коръән яңгырау буенча дәресләр үтте.

Көннең икенче яртысында саф һавада интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Малайлар һәм кызлар төрле бәйгеләрдә һәм викториналарда катнашты. Кайбер балалар мәчеткә беренче тапкыр килде һәм җәйге каникул вакытында үзләренең тәрбиячеләре һәм яңа дуслары белән кабат очрашу теләген белдерделәр.

Үзәк эше тәмамланганда балаларга бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм өстәле әзерләнде. Район һәм шәһәр имам-мөхтәсибе дини белем алырга омтылулары өчен барлык балаларга рәхмәтләрен җиткерде һәм рухи-сәламәтләндерү үзәгенең җәйге сменасына ял итергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса