Сәхнә артының тылсымлы дөньясы
Зеленая Роща авыл китапханәсендә укучылар, Театр елын бәйрәм итү кысаларында, «Сәхнә артының тылсымлы дөньясы» танып-белү сәгатендә театр, аның жанрлары төрлелеге белән таныштылар. Биредә әдәбият, музыка, хореография, вокал, сынлы сәнгатьне үз эченә алган сәнгать төре турында ишеттеләр.
Театр барлыкка килү тарихы, актерлык осталыгы, сәхнә костюмнары һәм гримнар турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрына баруны искә төшерделәр, ул вакыйга барыбыз өчен дә онытылмаслык бәйрәм булды.
Театр – коллектив сәнгать, моны аңлау өчен авыл китапханәчесе укучыларга «Иҗатчылар» мини-библиотеатрын төзүдә катнашырга тәкъдим итте. Директор, режиссер, костюмер билгеләнде. Актерлар кастинг ярдәмендә сайлап алынды: А. Бартоның «Туп» шигырен репер, елап, оптимист, пессимист, грипп белән авыручы буларак укыдылар. Труппага театр суфлерын кертергә дә онытмадылар, ул сәхнә осталарына «Теремок» әкияте текстын дөрес сөйләргә ярдәм итте.
Чарада катнашучы кунаклар – шәһәр һәм район мәктәп китапханәчеләренең муниципаль семинарында катнашучылар авыл укучыларының активлыгы һәм таланты белән танышып, аларга сокландылар. Алар: «Шундый кызык, күңелле, танып белүгә корылган», – дип, бер тавышта бик күп креатив һәм уңай сүзләр әйттеләр.
Соңыннан барысы да Зеленая Роща мәдәният йортының «Курчак йорты» халык коллективының иҗади эшләре белән таныштылар, истәлеккә Театр елы логотибы булган кечкенә бүләкләр һәм китап кыстыргычлары кабул итеп алдылар.
Ирина ИШКОВА, авыл китапханәчесе.
Ольга Бородина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа