Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте
Россия гидрометеорология хезмәте көз көне җылы һава торышының ике чоры булачак, дип фаразлый.
Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы 9 сентябрьдән соң килергә мөмкин, дип фаразлый. Мондый фаразны Россия гидрометеорология хезмәтенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакин «РИА Новости» агентлыгына җиткерде.
«Хәзер модельләр беренче декада ахырында – икенче декада башында, ягъни 9-10-11 сентябрьдә антициклон килергә тиешлеген күрсәтә», – дип китерә агентлык Варакин сүзләрен.
Антициклон үзәк Россиядә җиде көнгә кадәр тоткарланачак, тик әлегә әбиләр чуагы дәвамлылыгы турында төгәл фараз бирергә иртә.
Синоптик бу әбиләр чуагының беренчесе булыр, ә икенчесе көзнең икенче яртысында килер дип фаразлый. Бу явым-төшемсез кояшлы көннәр арасында яңгырлы чор булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа