Синоптиклар Татарстанда кар, буран һәм көчле җил турында кисәтте
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, юлларда кар көртләре, бозлавык булырга мөмкин.
Бүген Татарстан территориясендә кабат кар көтелә, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Һава температурасы −7дән −12 градуска кадәр салкын булачак.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, юлларда кар көртләре, бозлавык булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа