Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Син бит минем бергенәм!” бәйгесе нәтиҗәләре: Вилдановлар гаиләсе беренчелектә бара!

Әлеге сәгатьләргә "Син бит минем бергенәм!" бәйгесе конкурсантларына тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Регина һәм Шамил Вилдановлар 449 тавыш белән беренчелектә баралар. Икенчелектә - Ишмиевлар (443 тавыш), өченчелектә - Сәйфетдиновлар гаиләсе (417 тавыш). Дүшәмбе көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә катнашучы парларга тавыш бирү старт алды....

Әлеге сәгатьләргә "Син бит минем бергенәм!" бәйгесе конкурсантларына тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Регина һәм Шамил Вилдановлар 449 тавыш белән беренчелектә баралар. Икенчелектә - Ишмиевлар (443 тавыш), өченчелектә - Сәйфетдиновлар гаиләсе (417 тавыш).

Дүшәмбе көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә катнашучы парларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 12 февральдә тавыш бирү төгәлләнә: җиңүче парны игълан итәчәкбез. Конкурсантлар белән сез түбәндәге ссылка буенча кереп таныша аласыз: http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/8533-i..

Әлбәттә инде, беренчелеккә чыгучы парны үзенчәлекле бүләк - спонсорыбыз "Аристократ" ресторанында 2 меңлек кичке аш көтә. Алай гына да түгел, бәйрәм программасы бик күңелле узачак: сезне алып баручы, вокал, дискотека һәм рестораннан бүләкләр көтә, фотосессия өчен махсус урын да каралган.

Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса