Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәйхразыев: коронавирус аркасында чараларның 90%ы үтәлмәде һәм үтәлмәячәк тә

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелгән, шуларның яртысыннан артыгы – онлайн-форматта.

Быел планлаштырылган чараларның 90%ы, Covid-19 коронавирус пандемиясе сәбәпле, узмаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура»  советы рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында белдерде.

«Бу ел ябылды. Хәтта Мәскәүдәге Федераль Сабантуйны да кертеп. Бетте. Бизнестагы кебек – син ала алмаган бар нәрсә – эзсез югалды. Күчерелгән чараларның саны бик аз. Аларның 90%ы диярлек узмады һәм инде узмаячак та», – дип билгеләп үтте Шәйхразыев.

ТР Вице-премьеры план буенча Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелүен әйтте. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы онлайн-форматта узды.

«Бу безгә тагын бер кат цифрлы технологияләргә карарга мөмкинлек бирде –белгечләр, җиһазлар, коммуникацияләрне [бәяләргә]. Без еллар буе узачак әйберләрне бу вирус бер ай эчендә узарга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе-ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белән әңгәмә Sntat.ru сайтына бүген 29 августта чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак.

«Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар бүген 18.30 сәгатьтә һәм иртәгә 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса