«Шәһәрнең мәдәни мохите” кабат бөгелмәлеләрне үзенә җыя
«Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кабат үзенчәлекле һәм кызыклы программа әзерли һәм сезне 30 июнь – шимбә кичендә Бөгелмәнең популяр мәйданчыкларында көтә.
Балалар паркында - 17.00 сәгатьтә - «Воздушный дилижанс» библиокараваны, Я.Гашек урамындагы җәяүлеләр юлында «Летняя календаринка» тематик чарасы узачак. 18.00 сәгатьтә Балалар паркында «Овации» халык театраль студиясенең театральләштерелгән тамашасы үтәчәк. Биредә үк, 19.00 сәгатьтә - “Кичке уен” концерт программасы гөрлиячәк. 19.00 сәгатьтә Техника йорты мәйданында Чуваш мәдәнияте көне үтәчәк.
bugulma.tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа