Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингына йомгак ясалды

Экспертлар шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингына йомгак ясадылар.

Нәтиҗәләр бүген Танжер, Мароккодагы «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсенең ел саен уздырыла торган ретриты кысаларында, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында игълан ителде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәре Урта шәһәрләр категориясендә Комрат һәм Магаданнан соң өченче урынны алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингына йомгак ясау буенча эксперт комиссиясе тикшеренү нәтиҗәләренә анализ ясау һәм тәкъдимнәр эшләү турында карар кабул итте. Әзерлек белән Казан дәүләт энергетика университетының социология, политология һәм хокук кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы, профессор Наил Мөхәррәмов шөгыльләнәчәк.

Тикшеренүдә Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Беларусь, Молдова һәм Палестинадан барлыгы 80ләп шәһәр катнашты.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса