Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шри-Ланканың көньягында ирле-хатынлы Россия туристлары һәлак булган

Шри-Ланка буйлап мотоциклда сәяхәт иткән Россия туристлары илнең көньягында юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Бу хакта Коломбодагы Россия илчелеге хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы җиткерә. 32 яшьлек Александр Лавренев һәм 27 яшьлек Наталья Лавренева утырган мотоцикл җомгага каршы төндә автобус белән бәрелешкән, дип сөйләгәннәр агентлыкка илчелектә. Юл-транспорт һәлакәте тиз йөрешле Коломбо-Галле-Матара...

Шри-Ланка буйлап мотоциклда сәяхәт иткән Россия туристлары илнең көньягында юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Бу хакта Коломбодагы Россия илчелеге хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы җиткерә.

32 яшьлек Александр Лавренев һәм 27 яшьлек Наталья Лавренева утырган мотоцикл җомгага каршы төндә автобус белән бәрелешкән, дип сөйләгәннәр агентлыкка илчелектә. Юл-транспорт һәлакәте тиз йөрешле Коломбо-Галле-Матара автомагистралендә килеп чыккан. Россия туристлары алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән. Автобус йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте булган җирдән качып китсә дә, аны берничә сәгатьтән токарлаганнар, ул кулга алынган.

Тикшерүне Велигама полициясе алып бара, Россия илчелеге Шри-Ланкада кирәкле барлык чараларны күрә һәм хәлне контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса