Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәребезнең “СУ-2” районында урнашкан “Ирхәм” мәчетендә “Хаҗ” дәресләре

Шәһәребезнең "СУ-2" районында урнашкан "Ирхәм" мәчетендә Хаҗ темасына багышланган дәресләр булып үтте. Аны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов башлап җибәрде. Ул балигълык яшенә җиткән, физик һәм матди мөмкинлекләре булган һәрбер мөселман кешесенең Исламның бишенче баганасын үтәргә, ягъни хаҗ кылырга тиеш икәнлеге турында сөйләде. Аннары ул "ДУМ...

Шәһәребезнең "СУ-2" районында урнашкан "Ирхәм" мәчетендә Хаҗ темасына багышланган дәресләр булып үтте. Аны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов башлап җибәрде. Ул балигълык яшенә җиткән, физик һәм матди мөмкинлекләре булган һәрбер мөселман кешесенең Исламның бишенче баганасын үтәргә, ягъни хаҗ кылырга тиеш икәнлеге турында сөйләде. Аннары ул "ДУМ РТ ХАДЖ" операторы ярдәмендә хаҗ кылуның өстенлекләре белән таныштырды, атап әйткәндә, хаҗилар төркеменең тәҗрибәле имам җитәкчелегендә булуы, даими медицина ярдәме ала алуы, тиешле әдәбият, гигиена әйберләре, ихрам белән тәэмин ителүе, чит ил паспорты ясаганда ярдәм күрсәтелүе һәм башкалар турында бәян итте.

Очрашуда Наил хәзрәт Йосыпов та чыгыш ясады. Ул узган ел нәкъ шушы оешма бүләккә биргән юллама белән хаҗда булып кайтканлыгын әйтте, тәэсирләре белән уртаклашты.

Хәзрәтләр чыгышыннан соң хаҗия Тәнзилә ханым да үзенең узган елгы изге сәфәре турында бик тәфсилләп, мавыктыргыч итеп сөйләде, фотолар күрсәтте, тыңлаучыларның төрле сорауларына җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса