Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ШәҺәребезнең асыл егетләре

Шушы көннәрдә Татар мәдәният үзәгендә традицион “Егет солтаны – 2022” бәйгесенең финалы узды. Әйтергә кирәк, Татар мәдәният үзәге, район мәгариф идарәсенең милли бүлеге белән берлектә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү өстендә нәтиҗәле эш алып баралар.

17 ел рәттән оештырыла торган бу бәйрәм быел да югары дәрәҗәдә, соклангыч булды.

Бәйге программасында дүрт номинация каралган иде: “Таныш булыйк”, “Хәрби-спорт бәйгесе”, “Үзешчән сәнгать” һәм “Тавышсыз киноны тавышлы итү”.

Зал тутырып килгән җанатарлар бәйге барышында үзләренең сыйныфташларына көч-куәт биреп, тамаша залын умарта күче халәтенә әйләндерделәр. Катнашучы егетләр барысы да чибәрләр, буй-сыннары әкияттәге кебек, башларында түбәтәй, карап туймаслык!

Бәйге йомгаклары болай булды: “Егет солтаны” исемен Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Булат Шәйгарданов яулады. Жюри әгьзаларын һәм тамашачыны, оригиналь визиткасы, кино өзеген сәнгатле һәм актуаль тавышландыруы белән шаккатырды ул!

“Милләтпәрвәр” номинациясендә Наил Гапдрәфыйков җиңде. Менә ичмасам талантлы егет. Рабит Батулланың “Кичер мине әнкәй” әсәреннән өзек күрсәтте Мостафа Өнҗел исемендәге татар-төрек лицее егетләре. Сөйкемле Гөлзирәкне Наилдән дә оста уйнаучы юктыр мөгаен!

Беренче мәктәп егете Айдар Шаркаев истә калырлык парлы биюендә пластикасын, музыкальлелеген, сыгылмалыгын күрсәтеп “Баһадир егет” исеменә лаек булды.

Бәйгенең “Иң уңган” егете Артур

Йосыпов үзенең күпкырлылыгын күрсәтте. Ә “телсез” кинога тавыш бирүдә – аңа бөтенләй тиңнәр булмады.

“Иң сөйкемле” номинациясендә җи-ңүче Сабир Вилданов һәм “Талант иясе” исеменә лаеклы егетебез Вилдан Вадигуллин баянда уйнап, тамашачы мәхәббәтен яуладылар.

2нче лицейдан килгән Сабир Вилданов автоматны да иң җитез җыючы булды. Аңа моның өчен бары тик 29 секунд вакыт җитте.

“Тамашачы мәхәббәтен яулаучы егет” Ирек Шиһапов Илсөяр Шиһапованың “Нигез” шигырен укып тамашачыларның күңеленә үтеп керде. Шулай ук егетебез татар телен нечкәлекләренә кадәр белә, аһәңле итеп сөйли. Афәрин! Һади Атласи фондыннан килгән эксперт Алсу Ханнан кызы Мөхәметдинова бу егетебезгә махсус бүләк тапшырды.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Бө-гелмәбездә шундый татар егетләре, егетләрнең дә “солтан”нары  булуы – безнең милли горурлыгыбыз  бит ул!

Афәрин, афәрин, афәрин, егетләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса