Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәр ылыс исенә күмелде

​​​​​​​Бу атнада шәһәребездә чыршы базарлары эшли башлады.

Сәүдә шәһәрнең барлык районнарында биш мәйданчыкта оештырылды.

Татарстан базарларында чыршы сатучылар икегә бүленгән. Кавказ якларыннан килүчеләр Пермь урманнарында үстерелгән чыршыларны сатса, җирле халык күбрәк
Мари Иленнән алып килгән яшел гүзәлкәйләрне тәкъдим итә.

 

Кайсын телисең, шунысын сайла

Читтән кайтканмы, Бөгелмә урманнарында үскәнме – Яңа елның төп символы булган чыршыларның һәркайсы матур һәм хуш исле. Кемгә кайсы ошый инде! Купшы чыршы яратучылар Пермь, Мари Иленнән кайткан гүзәлкәйләрне сайлый, ылыс исенә өстенлек бирүчеләр җирле чибәркәйләрне сатып ала. Быел Бөгелмә урман хуҗалыгы сатуга 1 000 данә ылыслы агач әзерләгән. Аларны декабрь ае башында – көннәр
бераз җылы торганда  кисәләр.

Безнең Яңа ел ылысларын әзерләү өчен махсус плантацияләр бар. Агачларны теләсә кайдан кисмибез. Әлеге мәйданчыклар юллардан ерак урнашкан. Димәк, безнең яшел гүзәлкәйләр экологик яктан чиста. Аларның яше – бары 5 елдан алып, 10 елга кадәр. Ылысларны көннәр җылы торганда кистек, әгәр бу эшне чатнама салкыннар торган вакытта башкарсак, агачның ылыслары коела, – дип аңлатты “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна оешмасының җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова.   

Бәяләр “чәнчеми”

Чит урманнарда үскәнме, Бөгелмәнекендәме, яшел гүзәлкәйләрнең хаклары әллә ни “чәнчеми”. Сатучылар былтыргы сату бәясен саклап калганнар. Бөгелмәнекеләрен, зурлыгына карап, 250 сумнан сатып алып була, читтән алып килгәннәре бераз кыйммәтрәк – 350 сум. 31 декабрьдә “яшел” валюта, гомумән, аска таба тәгәриячәк. Сатучылар яшел чибәркәйләрне бушлай биреп җибәрергә әзер булачаклар. Тукай шигырен чак кына үзгәртеп әйтсәк: “Рәт-рәт тора гаскәр кеби, чыршы-нарат, шуларны сатучылар утыра акча санап”.

– Мин – Мари Иленең Звениговский районыннан. Исемем – Наил.  Чыршыларны да шуннан алып килдек. Бездә теләге булганнарга урманнан диләнкә сатып бирәләр. Шуларны кисәбез дә, монда китереп сатабыз инде. Чыршы ботагы 100 сум тора. Боларны күбрәк пенсионер карчыклар ала. Өйгә ямь кертәселәре килсә дә, чыршы күтәреп кайтырга көчләре юк бит. Шуңа ботакларына гына канәгать булырга кала, күрәсең. Ә бәлки, пенсияләре шул ботакка гына җитәрлектер, – дип сөйләде “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына чыршы сатучы Наил әфәнде.

Чыршы базарлары

Бөгелмәдә чыршы базарлары 15 декабрьдән эшли башлады. Яңа ел агачларын сатучы эшмәкәрләргә карата таләпләр арасында иң мөһиме  – сәүдә урыннарында чисталык һәм тәртип тәэмин итү, шулай ук сезон тәмам-ланганнан соң, чыршы базары территориясен беренчел халәткә китерү.

 

Чыршы базарларының адреслары

  • "Ателье мод" (Бауман урамы, 6нчы йорт);
  • "Автостанция" районы (Казан һәм Герцен урамнары кисешкән урын);
  • Ленин урамының 123нче йорты тирәсендә "Магнит" сәүдә үзәге янында;
  • Ямашев һәм Гоголь урамнары кисешкән чатта; 
  • "Агроторг" ҖЧҖ  "Пя  терочка" кибете (Циолковский урамының 2нче йорты).

 

Шуны да белеп торыгыз:

Агач кискән өчен физик затларга – 3 меңнән 4,5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф
яный. 

Миләүшә ХӘСӘНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса