Шәһәр Яңа елны каршыларга әзерләнә
Я. Гашек урамы ягыннан бөгелмәлеләрне ике сакчы үгез каршы алачак.
Иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел якынлаша. Бары бер генә, әмма бик зур сорау бар – аны пандемия бозмасмы? Әлегә Татарстанда гомуми күңел ачуны бетерү турында сүз бармый. Моннан тыш, Бөгелмә Яңа елны каршылауга әзерләнә башлады инде.
Кар булмаса да, Бөгелмәгә акрынлап Яңа ел кәефе килә. Шәһәрне тематик инсталляцияләр белән бизи башладылар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Артем Цокур хәбәр итте.
Яңа елга әзерлек – ул аерым вакыйга һәм ул еш кына киеренкелек тә тудыра. Билгеле бер вакытка өлгерергә тиешлегеңне аңлыйсың. Ә анда һава торышы үз төзәтмәләрен кертәчәк, ягъни нинди дә булса конструкция сафтан чыгачак, яки чынлыкта фантазия теләгән әйбер килеп чыкмый. Кыскасы, Яңа ел алдыннан шәһәрдәгше төрле хезмәтләренең “башы еш авырта”. Бу кешеләрнең, нигездә, урамда, һава торышының теләсә кайсы вакытында эшләүләрен аңларга кирәк. Әмма һәрчак шундый кешеләр табыла ки, алар матурлыкны гына түгел, ә бәлки башкаларның хезмәтен дә хөрмәт итмиләр.
Яңа елны бәйрәм итү өчен төп урын, гадәттәгечә, Үзәк шәһәр мәйданы булачак, анда хәзерге вакытта план нигезендә актив эш алып барыла.
2021 ел – Утлы үгез елы. Үзәк мәйданны оештыру концепциясе 7-13 яшьлек балалар белән берлектә эшләнгән. Кар шәһәрчегенең төп идеясе – иллюзияләр дөньясы. Балалар аның тормышка ашуын түземсезлек белән көтәләр, алар өчен бу уникаль проектлау тәҗрибәсе. Яңа ел шәһәрчегендә күрер күзгә кабул итү гаять үзенчәлекле булган гигант зур көнкүреш элементлары – урындыклар, әкияти ишек, керү аркалары, бүләк һ. б. булачак.
Үзәк мәйданның өч ягында керү төркемнәре каралган. Ленин урамында – (Мәңгелек ут ягыннан) 5 метр биеклектәге әкияти ишек һәм 2021 саннары. Я. Гашек урамы ягыннан бөгелмәлеләрне ике сакчы үгез каршы алачак. Октябрь урамы ягыннан керү төркеме 6 метрлы зур төсле урындыклар рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Урындыклар бөтен мәйданның гадәти булмаган бизәге булачак, объектларның масштабын күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук төсле урындыклар белән инсталляцияләрне мәйданда ял итү зоналары урынында булдыру планлаштырыла, бу шулай ук Яңа ел шәһәрчегенең үзенчәлеге булачак.
2021 елда Бөгелмәдә 240 яшь тула. Нәкъ менә шуңа күрә, ЗАГС бинасы каршында, яктыртылган боз лабиринты каралган, аның стеналары 240 саны рәвешендә формалашачак. Скверга керү юлында – 3.5 метр биеклектәге рәсем төшерелгән бүләк, ул шулай ук фотозонага хезмәт итәчәк. Өлкәннәр һәм балалар өчен 3 данә яктыртылган боз касәләре куелачак.
Зур һәм кече таулар урнаштыру планлаштырыла. Кар сыннары сәнгать әсәре булачак һәм Яңа ел шәһәрчеген бизәячәк. 4 метр биеклектәге үгез рәвешендәге сын, традицион Кыш бабай һәм Карсылу, рус һәм татар әкиятләре геройларын ясау планлаштырыла. Кичке якта ут бизәге булачак. Үзәк мәйданның төп атрибуты – 18 метрлы чыршы.
Шәһәрне Яңа ел бизәү эше юелән барлыгы 30лап оешма шөгыльләнә.
Моннан тыш, шәһәрдә чыршы базарларын урнаштыру урыннары билгеләнде. Алар барысы 10 булачак, аларның тышкы кыяфәтенә карата аерым таләпләр бар. Биналарның фасадлары һәм алар янәшәсендәге территория объектларның милекчеләре тарафыннан бизәлә.
Шәһәрнең төп җәяүлеләр киңлекләрендә якын-тирә территорияләрнең милекчеләренә, архитектура бүлеге белән килешенеп, кар сыннары һәм декоратив элементлар урнаштыру тәкъдим ителә. Яңа ел бизәлеше концепциясендә, тарихи үзенчәлекләрне дә кертеп, Бөгелмә символикасын куллану зарур.
Рәсмиләштерүне сайлау кыенлашканда, Bugulma.tatarstan.ru рәсми сайтыннан файдаланырга мөмкин – биредә фасадларны, керү төркемнәрен, витриналарны, индивидуаль йортларны һәм якын-тирә территорияләрне бизәү буенча тәкъдимнәр һәм үрнәкләр урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа