Шәһәр урамнарыннан кар чыгаралар
Шәһәр урамнарын кардан «Дорремстрой» ҖЧҖ чистарта, ә менә йорт ишек алларын «кышкы байлыктан» арындыру эше идарәче компанияләргэ йөкләнгән. «Буран» планы гамәлгә кертелгән очракта, әлеге оешмаларга ярдәмгә шәһәр предприятияләре чыгачак. Автотранспорт һәм юл хуҗалыгы оешмаларының диспечер хезмәтләре исә тәүлек дәвамында эш алып барачак.
2016 елның 13нче гыйнварына алган мәглуматлар буенча, Югары бистә, Кирпич заводы районы, Кызыл Армия һәм Сентюков урамнарын кардан чистарту өчен 9 берәмлек техника җәлеп ителгән. Иң элек карны үзәк урамнардан чыгаралар, автобус маршрутларын тәртипкә китерәләр. Моннан тыш «Дорремстрой» ҖЧҖ юлчылары автобус тукталышларын кардан чистарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа