Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәр төзелеше советы утырышында шәһәр һәм районны үзгәртү проектлары турында фикер алыштылар

Яшьләр сараенда шәһәр төзелеше советының быел беренче утырышы булды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров рәислегендә шәһәр һәм районда тормышка ашыру планлаштырылган проектлар буенча нәтиҗәле һәм конструктив эш алып барылды. Аларның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында фикер алыштылар.

Фикер алышуда шәһәр төзелеше советы әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты. Онлайн-режимда - «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының «табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина һәм Россия космонавты - Роскосмос космонавтлары отряды сынаучысы, Россия Федерациясе Герое, Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины Сергей Рыжиков.

"Бүген без фикер алыша торган проектлар безнең муниципаль районга бик кирәк. Барысы буенча да зур эш башкарасы бар. Идеяләр шәһәр төзелеше советы тарафыннан хупланды һәм эшләнәчәк. Мондый очрашулар даими булачак", - дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса