Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шәһәр мэры Линар Закиров төзелеш объектларында эш барышын тикшерде

Бу атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелегендә төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен тикшерү буенча традицион күчмә киңәшмә үтте.

Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре алып барылучы иң мөһим объектларның берсе – Петр Ненастин исемендәге сквер.

Яшьләр сарае каршында урнашкан киңлек озак еллар бик тә ямьсез хәлдә торды. Җимерелгән фонтан, тимер-бетон корылмалары, ватык эскәмияләр һәм башкалар. Ниһаять, быел әлеге җәмәгать урынын төзекләндерү эшенә алындылар. Сквер Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында төзекләндерелә. Проект авторы – шәһәрнең биш архитекторы Марсель Каюмов.

Шәһәр архитекторы скверны зоналарга бүлгән. Биредә балалар мәйданчыгы, кинотеатр, паркинг, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен махсус урыннар, арт-объектлар, шарлавык-фонтан, төймә-яктырткычлар һәм башкалар каралган. Бүгенге көндә аны төзекләндерү эше дәвам итә. Төзүчеләр сукмакларга брусчатка җәю, мәйданны зоналарга бүлү, фонтан кую белән мәшгуль. Подряд оешмасы вәкиле сүзләре буенча, эшләр дәвам итә, алда – кече формаларны кую, агачлар һәм куаклар утырту.

6нчы балалар бакчасында ремонт эшләренә февраль аенда ук керешкән иделәр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы инициативасы ярдәмендә аны капиталь ремонтлап кына калмаганнар, ә тышкы күренешен дә тулысынча үзгәрткәннәр. Подрядчылар фасадны бизәүне нәкъ балалар бакчасы мөдире эскизы буенча башкарганнар. Бина эче дә бик матур бизәлгән. Стеналарда – мультфильм геройлары рәсемнәре. Болары да коллектив, ата-аналар, таныш-белешләр көче белән башкарылган. Ремонт эше тәмамланып килә, шушы көннәрдә бакча балаларны кабул итеп тә алачак. “Төсләр дә бик дөрес сайланган, подряд оешмасы эшне бик зур җаваплылык белән башкара, үз өсләренә ниндидер өстәмә эшләр дә алалар. Бу безнең бер зур гаиләдә, йортта яшәвебезне исбатлый. Яңа уку елында балаларга зур бүләк ясау бик күңелле”, – дип өстәде район башлыгы.

Шулай ук күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре дә игътибар үзәгендә. Бу атнада Алиш урамындагы 14нче һәм 16нчы, Есенин урамындагы 8нче һәм 10нчы йортларда башкарылучы эшләр тикшерелде. Биредә капиталь ремонт ахырына якынлаша. Программа буенча октябрь аена кадәр шәһәр һәм райондагы барлык объектларда эшләр тәмамланачак.

Моңардан тыш, аерым ишегалларында асфальт катламын да яңартканнар. Яңа асфальт җәйгәч, Гашек һәм Воровский урамнары ишегаллары, чыннан да, матурланап, киңәеп киткән. Ишегалларында яшәүчеләр инициативасы белән 50нче, 52нче һәм 54нче йортлар арасында юлны киңәйткәннәр, машина кую урыннары булдырганнар. Барысы да уртак көч белән башкарыла – биредә яшәүчеләр юл хезмәтләренә һәм коммуналь хезмәтләргә ишегалды территориясен төзекләндерергә ярдәм иткәннәр. Линар Закиров аларга рәхмәт белдерде һәм әлеге матурлыкны сакларга чакырды.

Төзелеш мохите кысаларында, “Энергетик” стадионы һәм Бөгелмәнең туберкулезга каршы диспансерындагы төзелеш эшләре дә каралды.

– Бүгенге көндә төп игътибар күпфатирлы йортларны ремонтлауга бирелә, чөнки кышка озак калмады, безгә бу төр объектларның барысында да эшне тәмамларга кирәк. Шулай ук быел ишегалды территорияләрен төзекләндерү эше киң колач алды. Бүген әлеге урамнарны карап чыктык, биредә яшәүчеләрнең бу матурлыкка югары бәя бирүләре, рәхмәт әйтүләре безнең өчен зур сөенеч. Әлеге программа икенче елга да дәвам итәчәк. Чөнки безнең 670ләп ишегалды территориясе бар. Социаль юнәлештәге объектлар да игътибар үзәгендә. Шул исәптән иң зур объектларның берсе – Яшьләр сарае. Анда эшләр тәмамлануга таба бара. Шулай ук Ненастин исемендәге сквер да күзгә күренеп матурлана. Озакламый безнең балалар мәйданчыгы, ял зонасы, фонтаны һәм башка бик күп ял урыннары булган өр-яңа скверыбыз барлыкка киләчәк. Бу – бөгелмәлеләр өчен зур бүләк”, – дип, төзелеш объектлары буенча күчмә киңәшмәне тәмамлады Линар Закиров.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6