Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәр халкы исерек килеш руль артына утыру фактлары турында үз хәбәрләрен юллый ала

“Бөгелмә ЮХИДИ” телеграм-каналында исерек шоферлардан аноним рәвештә зарланырга мөмкин.

Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, https://t.me/dps_bugulma “Бөгелмә ЮХИДИ” телеграм-каналы булдырылды. Анда @dpsbugulma_bot ботына адекват булмаган шофер турында аноним рәвештә дип язарга мөмкин. Барлык хәбәрләр дә тикшереләчәк.  

Шулай ук каналда автомобиль хуҗалары өчен мөһим булган башка мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Әйтик, ул бүген машина йөртүчеләрне иртәгә, җомга көнне транспортның алгы пыялаларын каралту белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау буенча рейдлар узачак, дип кисәтә.

Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.1нче маддәсенең 3.1нче өлеше буенча 780нән артык машина йөртүче җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса