Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә

Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек Язучылар берлеге тарафыннан раслана, спонсорлар белән килештерелә.

«Татмедиа» АҖ филиалы «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе, Татарстан Язучылар берлеге, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан итте. Бәйге матбугат органнарының рухи тормышыбыздагы ролен күтәрү, яшь авторларың активлыгын арттыру, газетада басылган язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү максатыннан оештырыла. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына биреләчәк.

Ел саен дүрт премия тапшырылачак. Аны «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган өч балага, газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән даими авторга бирәләр.

Озак еллар дәвамында газетаны укучыларга ирештерүдә булышлык күрсәткән, газета эшчәнлегенә уңай йогынты ясаган иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру карала. Шәүкәт Галиев исемендәге премияне ел саен март аенда, тантаналы шартларда, спонсорлар үзләре тапшыра.

Шәүкәт Галиев исемендәге премияне билгеләү советы:

  • Язучы, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин.
  • Балалар шагыйре, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәшит Бәшәр.
  • Язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге Халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева.
  • Редакция коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса