Шигъри юлларны хисләр тудырганда…
6 июнь – Россиядә Пушкин көне, Рус теле көне. Элек бу көн Пушкин шигърияте бәйрәме дип атала иде. Аны 1998 елдан билгеләп үтәләр.
Рус теле – дөньяда иң киң таралган телләренең берсе һәм сөйләшүчеләрнең гомуми саны буенча да дөнья телләренең беренче унлыгында тора.
Рус теле көнен гамәлгә кую идеясен беренче тапкыр 2007 елның 26 декабрендә “Парламент газетасы” битләрендә “Русская игра слов” авторы Иван Клименко әйтә. “Да будет День” мәкаләсендә автор, Рус теле елына йомгак ясап, “...бу ел тәҗрибәсе шуны күрсәтә: алдагы һәр календарь елда телне өзлексез үстерү өчен, һичшиксез, бер көн – Рус теле көне дә булырга тиеш. Бөтен Рус дөньясы өчен – Бөтендөнья бәйрәме” дип билгеләп үтә.
Аннан элегрәк, 1996 елда, Рус телен яклау көнен 6 июньдә – А. С. Пушкинның туган көнендә – Кырымның Рус общинасы бәйрәм итә башлый. 2007 елдан башлап, 6 июньдә Кырым рус җәмгыяте инициативасы белән үткәрелә торган Кырым Халыкара “Бөек рус сүзе” дип аталган рус, славян мәдәнияте фестивале ачыла. Фестивальдә катнашучыларны нәкъ менә шушы көнне күп еллар дәвамында Россия Федерациясе Президенты котлый.
2010 елда идеяне БМО хуплый. Ул 6 июньдә Александр Пушкинның туган көнен Рус теле көне буларак билгеләп үтә. Тагын бер елдан, 2011 елда, Россия Федерациясе Президенты Указы имзалана: “Рус теле көнен билгеләргә һәм аны ел саен 6 июньдә, рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтәргә”.
Александр Сергеевич Пушкин – яраткан рус язучысы, шагыйрь, драматург, шуңа күрә Рус теле көнен нигә нәкъ менә аның туган көнендә билгеләп үтәргә дигән карар кабул ителү аңлашыла.
Александр Сергеевич әсәрләрен санап чыгу кирәк түгел – алар һәр кешегә таныш. Һәрберебез Пушкинның кайсы да булса әсәрен ярата. Кече яшьтән без аның тылсымлы әкиятләрен ишетәбез, соңрак үзебез лирик шигырьләрен һәм поэмаларын укыйбыз. Ничә генә яшьтә булсак та, әкиятләрдә без һәрчак үзебез өчен яңалык табабыз, алар безне күп нәрсәгә өйрәтә.
Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әкиятләре белән без әле укырга өйрәнгәнче үк таныша башлыйбыз. Аның күп әсәрләрен яттан беләбез һәм хәтта көндәлек тормышта да еш кына аннан цитаталар китерәбез. Пушкин ул – безнең дөнья.
Җәй башлану белән Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музеенда кечкенәләр өчен Рус теле көненә багышланган лекцияләр, чаралар һәм әдәби викториналар уза. Балаларга Россиядә бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйлиләр, бөек шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштыралар. Очрашу ахырында “Что написано пером...” дип аталган әдәби викторинада Пушкин шигырләре һәм әкиятләре буенча белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим итәләр.
Вера Дятлова, методист
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа