Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шәхси агач һәм... имезлекле бозаулар

"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр педагоглар Мария Кривошеина һәм Ирина Кәлимуллина җитәкчелегендә Иске Исаково авылында булып кайттылар. Якынлашып килүче Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан, бакча балалары янында кунакта булдылар, ә тагын озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Антонина Ивановна Елисеева белән очраштылар; экологик тәрбия кысаларында узган бу кызыклы очрашу истәлеге итеп,...

"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр педагоглар Мария Кривошеина һәм Ирина Кәлимуллина җитәкчелегендә Иске Исаково авылында булып кайттылар. Якынлашып килүче Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан, бакча балалары янында кунакта булдылар, ә тагын озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Антонина Ивановна Елисеева белән очраштылар; экологик тәрбия кысаларында узган бу кызыклы очрашу истәлеге итеп, аңа шәхси "бәхет" агачы бүләк иттеләр.

Ялкынлылар "Наратлы" җәмгыяте фермасына экскурсиягә дә бардылар. Сыер савучы Рәмзия апалары Вәлиәхмәтова башта бик тә мөһим һәм кирәкле терлекче хезмәте турында сөйләде, аннары малай-кызларны цехка чакырды. Дәү-дәү гәүдәле 390 баш сыерны күреп, балалар телсез калды. Иң кызыгы исә яңа туган яшь бозауларның зу-ур имезлек аша сөт эчүләрен карау булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса