Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Шелковый путь” узышчылары Бөгелмәгә килә

2018 елның 14 июлендә Бөгелмәгә “Шелковый путь–2018” ярышларында катнашучылар килә.

Автокараван 13 сәгатьтә Техника йорты каршына килеп җитә. Кунакларга бәйрәм программасы күрсәтеләчәк, легендар ралли экипажлары белән рәсемгә төшү өчен махсус фотозона эшләячәк.

Быел узышлар “Сиань-Мәскәү” маршруты буйлап узачак. Көч сынашу инде 15 июльдә старт алачак. Старт Кытайның борынгы шәһәрләренең берсе – Сианьда бирелә. Марафонның гомуми озынлыгы 5 947 километр тәшкил итә. Спорт экипажларының финишы 27 июль көнне Мәскәүнең үзәгендә – Кызыл мәйданда көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса