Шахмат яратучылар - җиңүчеләр
11 июньдә Лениногорск шәһәрендә шахмат буенча Д.Х. Клинке-Махер истәлегенә багышланган VII "Ромашкинская ладья" матчлары үтте. Тиз йөрешле шахмат турнирында Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай шәһәрләреннән барлыгы 60тан артык шахматчы катнашты. Бөгелмәнең җыелма командасы бу бәйгедә мактаулы өченче урынны яулады. Команда составында ветеран Виктор Котлов, ир-егетләрдән Владимир Мальцев, Разин Хөсәенов, Евгений...
11 июньдә Лениногорск шәһәрендә шахмат буенча Д.Х. Клинке-Махер истәлегенә багышланган VII "Ромашкинская ладья" матчлары үтте.
Тиз йөрешле шахмат турнирында Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай шәһәрләреннән барлыгы 60тан артык шахматчы катнашты.
Бөгелмәнең җыелма командасы бу бәйгедә мактаулы өченче урынны яулады. Команда составында ветеран Виктор Котлов, ир-егетләрдән Владимир Мальцев, Разин Хөсәенов, Евгений Чупахин, Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Нияз Мөхәммәдиев, үсмерләрдән Герман Бардин, Әмир Гыймазетдинов, хатын-кызлардан Ольга Турдиева, Эльза Нигъмәтуллина, Елизавета Мальцева чыгыш ясадылар.
- Ярышларда катнашкан һәр кеше Мактау грамотасы, медаль белән бүләкләнде, акчалата призга лаек булды, - дип хәбәр итә "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Г. Суняева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа