Ә СЕЗНЕҢ ОРГАНИЗМ САЛКЫННАРГА ӘЗЕРМЕ?
Көзге салкыннарга да күп калмады. “Чананы – җәен, арбаны кышын әзерлә”, – дигән мәкальдәге кебек, үзебезнең организмны да салкыннарга алдан әзерләргә, ә төгәлрәк әйткәндә, иммунитетны ныгыта торырга кирәк.
Суык тиюләр, грипп, ОРВИ күп очракта көзен, кышын иммунитет көчсез булганлыктан барлыкка килә. Иммун системасы чиргә каршы көрәшә алсын өчен нишләргә кирәк соң?
Көчле организм нинди инфекциягә дә каршы тора ул! Көз көне чирләрнең күбәюенең сәбәбен яшәү ритмының үзгәрүендә дә күреп була. Чөнки ата-аналар отпусктан соң эшкә бара, ә балалар мәктәпкә, яисә университетка юл ала. Яңа танышулар, яңа эшләр стресс, депрессия барлыкка килүгә сәбәпче була.
Белгечләр әйтүенчә, 7 яшькәчә балалар һәм 60–65 яшьтән өлкәннәрнең иммун системасы чиргә тиз бирешүчән. Шулай ук тәмәке тартучыларны да бу категориягә кертергә була.
Грипп, гадәттә, төчкергәндә, яисә ютәлләгәндә тын-һава юлы аша йога. Шуңа күрә:
* Кулларыгызны сабынлап юыгыз. Көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны чистартыгыз. Аптекада танау юдырыр өчен сатылучы махсус спрейларны да кулланырга мөмкин.
* Лимон белән чәй эчү дә микробларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы көрәшә. Әгәр дә инде сез хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башладыгыз икән, лимон согын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә.
* Мәтрүшкәле үлән чәйләре һәм сарымсак та иммунитетны ныгыта. Көненә бер-ике тырнак сарымсак ашап куйсагыз да, иммунитетыгыз көчле булачак. Әгәр дә сарымсак исе ошамаса, авызыгызны шул ук лимон салынган су белән чайкатырга булла.
* 15–20 тамчы женьшень, эхинацея төнәтмәләре эчсәгез дә була.
Әгәр инде чир сезгә шулай да ябышып өлгерсә, нишләргә?
* Беренче чиратта, тамакны чайкатырга. Шалфей төнәтмәсе – моның өчен иң яхшысы. Шалфейга 0,5 литр кайнар су салып һәм 20 минутка караңгы урынга каплап куярга кирәк. Файдасы күбрәк булсын өчен диңгез тозы салсагыз да булла.
* Эвкалипт, розмарин, шалфей, лимон, ромашка, эфир майлары белән ингаляция эшләсәгез дә, файдасы тияр.
* 2–3 сәгать саен танауга алоэ суын сала аласыз.
* Бөтнек, карлыган, яисә аның яфрагы, кура җиләге – салкын тигәндә беренче ярдәмчеләр.
Салкын тиюдән төрле ванналар да ярдәмгә килә.
Цитрустан ванна. 100–150 грамм чамасы әфлисун (лимон, мандарин) тышын вакларга һәм ярты сәгать 1 литр кайнар суда тотарга кирәк.
Әфлисун-грейпфрут ваннасы. 3 грейпфрут һәм 3 әфлисунның сутын сыгарга. Калган итле җирен марляга урап суга салырга.
Лимонлы-баллы ванна. Моның өчен 5–6 лимон кирәк булачак. Аларны тышларын әрчеми генә турарга һәм бер сәгать чамасы кайнар суда төнәтергә. Калган лимон итен марля аша ваннага сыгарга һәм берничә аш кашыгы бал өстәргә.
Мондый цитрус ванналары көзге салкын тиюдән бик нәтиҗәле ысул булып тора. Ванна кан йөрешен яхшырта, тән тиресен ныгыта, йомшарта.
Мондый процедураларны атнасына ике тапкыр 10–15 минут чамасы эшләү киңәш ителә. Әйткәндәй, цитрус ванналары кәефне күтәрү һәм депрессиядән чыгуга да яхшы булышлык итә. Ә бу – салкын тиюдән котылырга янә бер адым.
НИНДИ ЮРГАН САЙЛАРГА?
Хәзерге заманда киң таралган җиңел дә, йомшак та плед ишегә сагаеп кына карыйбыз. Күбрәк юрганга өстенлек бирәбез. Юрган кайбер авырулардан интеккән кешеләргә дә ярдәм итә. Мәсәлән, кош мамыгыннан сырганы радикулиттан файдалы.
Шунысы мәгълүм: төнлә тән температурасы түбәнәя, шул сәбәпле, без төренеп йокларга мәҗбүр. Ә бер-ике сәгатьтән эссе була башлый. Өстәге юрганны ачып ыргытабыз. Тән шунда ук суына, ә иртән торгач, салкын тиеп, я муен борылмый, я бил ката, һичьюгы, томау төшә. Бала-чага исә хәтта ангина эләктерергә дә мөмкин.
Өстәвенә, кош мамыгыннан сырган юрган — аллергиядән интегүчеләр өчен мең бәла ул. Шунысы да билгеле: мамыкта кеше күзенә күренмәүче бик бәләкәй җан ияләре — урын-җир талпаннары күп була. Бусы инде астма китереп чыгара. Җәй саен мендәр-юрганнарны кояшка чыгарып җилләтү исә бу паразитларны юк итеп бетерә алмый. Ә менә температура 17 градустан түбәнәйгәнне бу бөҗәкләр бер дә өнәми.
Өскә ябынган әйбернең “төп бурычы” — тәнне җылыту түгел, термос ролен үтәү. Организм тәнне җылыта ала, аңа шул энергияне югалтмаска гына кирәк. Юрганның тәгаенләнеше шул.
Шулай да нинди юрган сайларга соң? Моның өчен йоннан сырган юрганнан да яхшысы юк. Эссе булса, аны ябынгач, тирләтми, салкын булса, җылыта. Сарык, дөя, эт йоны борын-борыннан сихәтле санала. Ревматизм, остеохондроз, һәртөрле аллергия, бронхиаль астма һәм башка авырудан интегүчеләргә табиблар нәкъ шундый сихәтле юрган тәкъдим итә дә.
Йон – чиста чимал, һәрхәлдә, анда кош йонында һәм каурыйда булган җан ияләре юк диярлек. Аеруча сарык йоны әйбәт санала. Хайванны чалган, кыркыган чакта аның йонына стресс, курку геннары бүленеп чыкмый, анда һичнинди токсин да, агулы матдәләр дә булмый.
Кибеттә синтепоннан ясалган одеяллар да сатыла. Әйе, болары да тән җылысын әйбәт саклый торган үзлеккә ия. Алар хужабикә өчен дә бик уңай – юарга уңайлы, формасын, төсен югалтмый, җыйнак. Тик полиэфир тукымадан ясалган әйбер аллергия була торган кешеләргә бик зыянлы.
Сәхифәне әзерләгәндә “Кызыл таң” газетасы материаллары кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia