Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Сезнең өчен, кадерлеләребез!”

Россия, Армения, Әзер-байҗан, Грузия, Казахстан һәм башка күп илләрдә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә.

Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр. Балалар да, өлкәннәр дә көтеп ала торган бу көнне, РФ Дәү-ләт бәйрәмнәре исемлегенә рәсми рәвештә бары 2002 ел-

да гына керткәннәр.

Бүгенге көндә 8 Март бәйрәме – язның иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Монда ир-егетләрдән яң-гыраган котлаулар, бүләкләр, матур сүзләр һәр хатын-кыз күңелен җылыта.

“Илһам чишмәләре” клубы әгъзалары Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Үзәк китапханә-

дә “Сезнең өчен, кадерлелә-ребез!” дип исемләнгән бәйрәм программасы оештырдылар. Кичәне шәһәребез-нең сандугачы Эдуард Гафиятуллин үзенең әниләргә багышланган моңлы җыр-лары белән ачып җибәрде. Бүләккә җавап итеп, җирле шагыйрәбез Рәмзия Галимова үзенең җырчыбызга атап язган шигырен укыды. “Васанта” бию ансамбленә йөрүче 6нчы мәктәп укучысы, Кәмилә Шәкүрова кунакларыбызга дәртле биюләрен бүләк итте. Шәһәребезнең моңлы сандугачлары – Гөлгенә Авзалова, Гөлчәчәк Миңнуллина әниләр, мәхәбәт турында җырларын яңгыраттылыр. Рәмзия Галимованың кадерле әнисенә багышланган “Газиз әниләр”, “Әнкәем ядькаре” шигырьләре бәйрәмебезнең бизәге булды.

Кичәбездә ир-егетләребез оештырган сюрпризлар да булды. Көтелмәгәндә җырчыгармунчы Нияз Мөхәммәтдинов кунакларыбыз янына җыр сузып килеп керүе барыбызга да чын-чынлап, көтелмәгән бүләк булды. Менә шулай итеп, киләчәктә дә бер-беребезгә игътибарлы булып шатлыклы миз-гелләр бүләк итеп, имин тормышта яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса