Сез – тынычлык терәге
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһә-ре мэры Илдус КАСЫЙМОВ бөгелмәләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлый. "Гомер-гомергә ил сакчыларына сокланып һәм горурланып, тирән ихтирам белән карыйлар, чөнки Ватан иминлеген сакларга үз илен яратучы иң көчле, иң кыю, иң чыдам гражданнарны гына чакыралар. Дәүләтебез тарихындагы сугыш хәрәкәтләре чорларында үз...
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһә-ре мэры Илдус КАСЫЙМОВ бөгелмәләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлый.
"Гомер-гомергә ил сакчыларына сокланып һәм горурланып, тирән ихтирам белән карыйлар, чөнки Ватан иминлеген сакларга үз илен яратучы иң көчле, иң кыю, иң чыдам гражданнарны гына чакыралар. Дәүләтебез тарихындагы сугыш хәрәкәтләре чорларында үз гомерләре бәрабәренә тынычлык яулаган, Әфганстан, Чечен Республикасы территорияләрендә барган сугышларда катнашкан һәм хәрби бурычын үтәгәндә кыюлык, каһарманлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбыз белән чиксез горурланабыз.
Соңгы елларда дәүләтебездә яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенең яңарып килүе шатландыра. Без ил азатлыгы өчен көрәшкән ватан сакчыларын һәрчак истә тотарга, исемнәрен данлаганда, каһарманлыкларын искә алганда аларны бүгенге яшьләргә, язмышын дәүләтебезнең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә багышлаганнарга үрнәк итеп куярга бурычлыбыз.
Сугыш ветераннарын, барлык хәрбиләрне, бүген ил каршында бурычын үтәүчеләрне - һәммәгезне дә бәйрәм белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Җир шарында тынычлык булуын телим", - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа