Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Северная Нива Татарстан” Бөгелмә ашлык кабул итү пунктын сатып алырга планлаштыра

Хәзерге вакытта предприятие арендага бина алган.

Северная Нива Татарстанпредприятиесе хәзерге вакытта 2нче ашлык продуктлары комбинаты” (БКХП) ябык акционерлык җәмгыяте биналарын арендага ала. Бүгенге көнгә штатка 35тән артык хезмәткәр кабул ителгән. Биналарда технологик җиһазларны, электр челтәрен, бүлмәләрне һәм корылмаларны ремонтлау эшләре башкарыла.

Планда – 40 мең тоннадан артык ашлык саклау, болар: арыш, көзге һәм язгы бодай, борчак һәм көнбагыш. Предприятие киләчәктә ашлык киптерү җайланмаларын алмаштырырга, катнашазык заводы, үсемлек маен сыгу  цехы төзергә ниятли.

Исегезгә төшерәбез, бу компания Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 13 мең баш савым сыерына исәпләнгән өч сөт комплексы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра.  

Фото Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса