Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сессияләр чоры

Авыл җирлекләрендә үткән 2011 елда булган үзгәрешләр һәм бу елга планнар белән танышу өчен сессияләр уздырыла башлады. 16 гыйнвар көнне Подгорный мәдәният йортында беренче шундый очрашу үткәрелде. Аның эшендә БМР башлыгы Илдус Касыймов, җирле депутатлар, барлык оешма-предприятие җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Сессия эшен Подгорный муниципаль берәмлеге башлыгы Нина...

Авыл җирлекләрендә үткән 2011 елда булган үзгәрешләр һәм бу елга планнар белән танышу өчен сессияләр уздырыла башлады.

16 гыйнвар көнне Подгорный мәдәният йортында беренче шундый очрашу үткәрелде. Аның эшендә БМР башлыгы Илдус Касыймов, җирле депутатлар, барлык оешма-предприятие җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Сессия эшен Подгорный муниципаль берәмлеге башлыгы Нина Ионичко алып барды, ике мәсьәлә: 2011 елда башкарылган эшләр һәм 2012 елга планнар каралды.

Авыл халкы үзен борчыган сорауларны күтәрде, аларга җаваплар алды. Көн кадагында сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр /бигрәк тә салкын су һәм электр энергиясенә ОДН/, халыкның хезмәт мәшгульлеге, шәхси хуҗалыкларда терлек асрау, гаилә фермаларын үстерү һ.б.лар торды.

Россия тарихы елы

РФ Президенты Дмитрий Медведев россиялеләрнең, шулай ук чит илләрдә яшәүче халыкларның игътибарын Россия тарихына җәлеп итәргә карар кылган: 2012 елны Ил тарихы елы дип игълан итте.

"Җәмәгатьчелек игътибарын Россия тарихына һәм илебезнең дөнья тарихи процессындагы роленә җәлеп итү максатыннан, 2012 елны Россия тарихы елы дип игълан итәм", - диелә илбашы фәрманында.

Уңай нәтиҗәләр инде күренә

14 гыйнварда узган коллегия утырышында Татарстанның мәгълү-матлаштыру һәм элемтә тармагы үсешенә нәтиҗә ясалды.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров үз чыгышында байтак саннар китереп сөйләде. Мәсәлән, 2011 елда Татарстан халкы электрон дәүләт хезмәтләреннән 10 миллион тапкыр файдаланган. Порталга керүчеләр саны ел ахырына 5 тапкыр арткан. Ел дәвамында 7 миллион электрон запрос ясалган, 2 миллион мәртәбә табиб һәм белгечләргә кабул итү язылган, 136 мең электрон гариза формалаштырылган, 400 миллион сумлык электрон түләү башкарылган.

Хәзер татарстанлылар инфоматлардан республиканың һәр муниципаль районында файдалана ала. Миграция хезмәте, ЮХИДИ бүлекчәләре, ЗАГС, Федераль миграция хезмәте идарәсе, кадастр палатасы органнары, халык мәшгульлеге һәм социаль яклау үзәкләренә электрон чиратлар кертелгән.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, IТ-тармакка кертелгән ин-вестицияләр үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Әмма Р.Миңнеханов IТ-тармакка акча салу артса да, дәүләт аппараты-ның чыгымнары әлегә кимемәвен дә билгеләп үтте."Безнең бурыч - электрон хезмәтләрне халык өчен гади һәм уңайлы итү. Бүгенге көндә булган технологияләрне мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга, шулай ук социаль челтәрләрне үз мәнфәгатьләреңдә кулланырга кирәк", - диде ул һәм, тулаем алганда, республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында ирешелгән уңышларны һәм казанышларны югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса