2015 елның 16 июне көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.
2. III чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советына депутатлар сайлауны билгеләү турында.
3. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында.
4. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең "Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре"нә үзгәрешләр кертү турында.
5. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2014 елның 19 декабрендә булып узган XLV сессиясендә кабул ителгән "Бөгелмә муниципаль районының
2015 елга һәм планда каралган 2016 - 2017 елларга бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
6. Бөгелмә шәһәр Советының 2014 елның 19 декабрендә булып узган XLIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм планда каралган 2016 - 2017 елларга бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
7. Бөгелмә шәһәр Советының 2014 елның 22 октябрендә булып узган XLI сессиясендә кабул ителгән "Җир салымы турында"гы 1 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
8. Бөгелмә шәһәр Советының 2014 елның 17 ноябрендә булып узган сессиясендә кабул ителгән "Физик затлар милегенә салым салу турында"гы 1 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
9. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитетының "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә булган һәм дәүләт милекчелеге билгеләнмәгән җир кишәрлекләренә идарә итү мәсьәләсендә үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне раслау турында.
10. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының Бөгелмә муниципаль районы муниципаль берәмлекләре территориясендә булган һәм дәүләт милекчелеге билгеләнмәгән җир кишәрлекләренә идарә итү мәсьәләсендә үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне раслау турында.
Сессия көн тәртибендәге сорауларны тикшереп, һәрберсе буенча тиешле карарлар кабул итте.