Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үсеш ноктасы

Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат базасында шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре семинары узды.

Монда “Үсеш ноктасы” милли проектын гамәлгә ашыру буенча эшкә йомгак ясалды. Чөнки авыл мәктәп укучыларының фән нигезләрен өйрәнгәндә заманча җиһазлардан файдалану, яңа технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге туды.

Семинар программасына лицей-интернат, Восточный һәм Зеленая Роща авыллары укытучыларының табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле күрсәтмә дәресләре генә түгел, дәрестән тыш дәресләре дә кертелгән иде. Шундый чараларның берсендә җанлы, мавыктыргыч танып-белү чарасы булды. Авыл китапханәчесе Ирина Ишкова әзер-ләгән “Зирәк фәннәр үгетләү һәм ямансулаудан башка” дигән квест-уенда укучылар гына түгел, хәтта укытучылар да бик теләп катнашты. Монда алар танылган галимнәрнең исемнәрен искә төшерделәр, акыллы ребуслар һәм музыкаль фрагментлар чиштеләр, Менделеев таблицасын кулланып, үзләренең химия, физика һәм биология буенча белемнәрен күрсәттеләр. Катгый исәп-хисап комиссиясе биремнәрне төгәл һәм дөрес үтәүне күзәтте. Уенның ярышлар процессы тамашачыларны һәм катнашучыларны җәлеп итте, алар “Үсеш ноктасы”на килеп чыкканнарын сизми дә калдылар.

Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре семинары һәр бала өчен үз “үсеш ноктасы”н табарга һәм иң кыю хыялларын тормышка ашырып, кызыклы юнәлештә үсәргә ориентир барлыгын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса