Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сентябрьдәге һәм тугыз айлык эш күрсәткечләре

Нефть чыгару "Татнефть" җәмгыятендә сентябрь аенда барлыгы - 2 224 529 тонна, тугыз айда исә 19 884 772 тонна нефть чыгарылган. Бу узган елның шул чорларына караганда - 63 257 (102,9 процент), тугыз айга караганда 281 987 тоннага күбрәк (101,4 процент). Табигый газ җыю, 3,73 миллион куб метрга артып, 667,8...

Нефть чыгару
"Татнефть" җәмгыятендә сентябрь аенда барлыгы - 2 224 529 тонна, тугыз айда исә 19 884 772 тонна нефть чыгарылган. Бу узган елның шул чорларына караганда - 63 257 (102,9 процент), тугыз айга караганда 281 987 тоннага күбрәк (101,4 процент). Табигый газ җыю, 3,73 миллион куб метрга артып, 667,8 миллион куб метр тәшкил иткән (100,6 процент).
"Татнефть" компаниясе төркемнәре тарафыннан 20 119 094 тонна нефть чыгарылган (101, 4 процент; узган елның шул чоры белән чагыштырганда 286 677 тоннага күбрәк).
 
Яңа бораулау
Агымдагы елның тугыз аенда яңа борауланган ара озынлыгы 662,1 мең метр тәшкил иткән (план - 643,6 мең метр). Шуның 405,9 мең метры - эксплуатацион бораулау (390,7 мең метр); 13,5 мең метры разведка эшләренә бәйле (12 мең метр); 242,7 мең метры - битумга бораулау (240,9 мең метр).
"Татнефть-Самара" җәмгыяте өчен 6,5 мең метр җир борауланган (план - 5,1 мең метр), шуның 3,4 мең метры - эксплуатацион бораулау (2,9 мең метр); 3,1 мең метры разведка эшләренә бәйле (2,2 мең метр).
471 скважина файдалануга тапшырылган (план - 455 скважина), шуларның 240ы - эшләп торганы (228), 9ы - разведка (9), 222се битумга бораулау өчен (218). Шулай ук "Татнефть-Самара" ҖЧҖ өчен дә 2 скважина тапшырылган (план - 2).
 
Гамәлдәге бораулау барышында
Тугыз айда ян-як кәүсәләр һәм горизонталь ысул белән 22,1 мең метр җир борауланган (план - 21,6 мең метр), 57 скважина тапшырылган (56). Бу эшне башкару өчен 9 бригада җәлеп ителгән. Традицион бораулау эшләрен 43 бригада башкарган. Битум ятмаларын бораулауда 25 бригада эшли.
 
Скважиналарны ремонтлау
Бу вакыт эчендә "Татнефть" җәмгыяте объектларында 7 140 скважинада агымдагы ремонт эшләре башкарылган (979ы - сентябрь аенда); 1 768 скважина капиталь ремонтланган (сентябрьдә - 211 скважина). Татарстаннан читтә - "Татнефть-Самара" җәмгыятендә 62 скважина ремонтланган.
489 скважинада гидрошартлату юлы белән катламны аеру эше башкарылган (август аенда - 49 скважинада).
2 020 скважинада (сентябрьдә - 215) катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү эшләре үткәрелгән, шул исәптән 991 скважина химик ысул белән эшкәртелгән (август аенда - 111).
 
"ТАНЕКО" күрсәткечләре
Сентябрь аенда "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексы тарафыннан 782,8 мең тонна чимал эшкәртелгән, шуның 710,3 мең тоннасы - нефть чималы; 751,4 мең тонна нефть продуктлары җитештерелгән.
Ел башыннан исәпләгәндә, 6 875,6 мең тонна чимал эшкәртелеп, шуның 6 474,4 мең тоннасы - нефть чималы. Җитештерелгән продукция күләме
6 603,2 мең тонна тәшкил иткән.
 
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса