Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сентябрь аенда Бөгелмәдә 15 литрдан артык суррогат эчемлек әйләнештән алынды

Күзәтчелек органнары бутлегерларны фаш итүне һәм алкоголь базарында хокук бозуларга юл куймауны дәвам итә.

 Сентябрь аенда Бөгелмәдә 15 литрдан артык суррогат эчемлек әйләнештән алынды

Сентябрьдә хокук саклау органнары җирле халыкның мөрәҗәгатен карады. Кешеләр Калинин урамындагы барларның берсендә спиртлы эчемлекләр сатылуыннан зарланды, шул ук вакытта җәмәгать туклануы йорты хезмәткәрләре, билгеләнгән санитар-эпидемиологик таләпләрне бозып, медицина битлекләрен кулланмыйлар, – дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова.

Башта объектта полиция хезмәткәрләре булды. Алар сәүдә ноктасына килүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең шәхси саклану чараларыннан файдаланамы икәнлеген тикшерделәр. Сатучыларның битлекләре, чыннан да, юк иде. Тәртип сакчылары артыннан барга дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре килеп җитте. Алар биредә бер шешә аракы сатып алган ир-атның чыгуын күрделәр. Соңрак ул бөгелмәле аңлатма язуы язган һәм ул язу административ хокук бозу турындагы беркетмәгә теркәлгән.

Шулай ук узган айда Щорс урамындагы бер шәхси йортта законсыз хәмер сату турындагы оператив мәгълүмат та “эшкә алынды”. Ханым исерткечләр сату белән шөгыльләнә, алдан аны шешәләргә тутыра. Хокук сакчылары аннан 15,5 литр күләмендә спиртлы сыекча алган. Бөгелмәле хатын-кызга лицензиясез эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, маркировкаланмаган продукция сату, физик зат тарафыннан хәмерне законсыз сату фактлары буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Тулаем алганда, аңа 50 мең сумнан артык штраф һәм товарын конфискацияләү яный.

Закон нигезендә билгеләнгән срокта сыраны ваклап сату турында декларацияләр тапшырмаган һәм бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында продукция алуны вакытында теркәмәгән өчен җирле эшмәкәргә карата ике административ беркетмә төзелде, – дип өстәде Лилия Степанова. – Республика дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле”нә килгән гаризалар буенча эшләүне дәвам итәбез. Тугыз айда спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә сигез мөрәҗәгать керде, шуларның өчесе расланды.

Гыйнвар–сентябрь айларында Татарстанда 303 тапкыр алкоголь продукциясе белән кискен агулану очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында 14 яшькә кадәрге яшүсмерләрләр һәм балалар да бар (зыян күрүчеләр санының 5,6 һәм 5,3 проценты). 156 очракта шикле эчемлекләр эчү үлем белән тәмамланган. ТР “Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Екатерина Маслакова сүзләренә караганда, август аенда безнең районда шундый ук агулану очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, ир кеше вафат булган. Сентябрьдә тагын бер очрак ачыкланды, бу юлы табиблар пациентны саклап кала алган.

Исерткеч эчемлекләр куллануны киметү максатында, берничә ел элек массакүләм мәгълүмат чараларында аларны пропагандалау тыелды. “Аек Россия” федераль проекты вәкилләре ил хөкүмәтенә алкогольсез сыра рекламасын да тыярга тәкъдим итте. Алар фикеренчә, әлеге товарны күрсәтү аның алкогольле аналоглары белән тәңгәлләштереп күз алдына китерүгә этәрә.   

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса