Әмма уртача көчтә давыллар булачак.
7, 13, 17, 22 һәм 27 сентябрьдә кояшта кечкенә генә магнит давылы көтелә. Кайбер кешеләрдә хәтта көчсез генә магнит кыры да уңайсызлык тудырырга мөмкин: баш авырту, хәлсезлек, концентрация кимү, йокы килү.
Уртача көчле магнит давыллары 15 һәм 29 сентябрьдә булачак Хроник авырулары — йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, нерв системасы бозылулары булганнарга аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Көчле геомагнит давылы 21 сентябрьдә көтелә. Әгәр хәлегезнең кискен начараюын сизсәгез — үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, табиб белән киңәшләшегез.