Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сайлаулар – 2016: 22 май – алдан тавыш бирү көне

5 май көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында "Единая Россия" партиясе вәкилләре һәм аның тарафдарлары җыелып сөйләште. Җыенны партия эчендә алдан тавыш бирү эшен үткәрү буенча Татарстан региональ оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советында "Единая Россия" партиясе фракциясе рәисе Юрий Камалтынов алып барды....

5 май көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында "Единая Россия" партиясе вәкилләре һәм аның тарафдарлары җыелып сөйләште.

Җыенны партия эчендә алдан тавыш бирү эшен үткәрү буенча Татарстан региональ оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советында "Единая Россия" партиясе фракциясе рәисе Юрий Камалтынов алып барды. "22 май көнне алдан тавыш бирүләрдә республикада барысы - 560, шул исәптән Бөгелмә шәһәре һәм районында 19 сайлау участогы эшләячәк. Алдан тавыш бирүләрдә теләгән һәр кеше катнаша ала, шуңа күрә халыкны әлеге чарада актив катнашырга чакырабыз", -- дип белдерде. Аннан сүз Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, партиянең җирле бүлеге секретаре Линар Закировка бирелде. Шәһәр һәм районда башкарылган барлык программаларның үтәлешендә партия вәкилләренең актив катнашуын, аларның саны инде бүген 5 меңнән артып китүен җыелган җәмәгатькә җиткерде.

Әлеге очрашуда халык алдында 5 кандидат чыгыш ясады. Билгеле бер вакыт эчендә алар үзләренең ни өчен халыкка хезмәткә барырга теләүләрен, нәрсәләрне үзгәртергә теләгәннәрен сөйләделәр. Ахырдан сорауларга җаваплар бирделәр. Әлеге фикер алышуларда чыгыш ясаган Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеров кыскача гына үзе белән таныштыргач, ил парламентында эшләү дәверендә республика мәнфәгатьләрендә ниләр башкарганын тәгаенләде: "Дәүләт Думасында оборона комитетының чит илләр белән хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлек итүе белән шөгыльләнәбез. Беренче чиратта, Татарстан һәм ил оборона предприятиеләрен финанслау мәсьәләсен куеп эш итәбез. Үзегез дә күреп торасыз, әлеге өлкәдә уңай үзгәрешләр күзгә ташлана. Ил парламентының җиденче чакырылыш депутаты булып сайланган очракта әлеге юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәргә әзермен", - дип белдерде. Тумышы белән күрше Әлмәт шәһәреннән икәнлеген, Бөгелмәдәге хәлләрдән хәбәрдар булуын да сөйләде, чыгышы соңында сорауларга җаваплар бирде. "Дәүләт Думасы депутаты нинди булырга, аңа нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?", -- дигән сорауга ул: "Думада сез барысы да артистлар һәм спортчылар гына утыра дип уйламагыз. Анда күпчелекне югары дәрәҗәдәге профессионаллар тәшкил итә", -

дип җаваплады.

Очрашу күңелле мизгелләр - "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлегенә яңа вәкилләр кабул итү, аларга партия билетлары тапшыру белән тәмамланды.

Бөгелмә җирендә парламент депутатлары урынына дәгъва кылучылар белән икенче очрашу шулай узды. 22 май көнне барыбыз да алдан тавыш бирүләрдә катнаша ала.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса