Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сайлау участокларында – куркынычсызлык

2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Советларга депутатлар сайлау узачак. Моңа бәйле рәвештә, сайлау участоклары урнашкан объектлар җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә тиешләр. Сайлау участогында тиешле эш башланганга кадәр, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше, янгыннан саклану бүлеге хезмәткәре белән бергәләп, хәвефсезлекне тәэмин итү өчен...

2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Советларга депутатлар сайлау узачак. Моңа бәйле рәвештә, сайлау участоклары урнашкан объектлар җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә тиешләр.

Сайлау участогында тиешле эш башланганга кадәр, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше, янгыннан саклану бүлеге хезмәткәре белән бергәләп, хәвефсезлекне тәэмин итү өчен бөтен чаралар да күрелгәнме икәнлеген тикшереп чыгарга тиеш.

Сайлау участокларында янгын чыгу һәм кешеләрне эвакуацияләү турында сигнал бирү җайланмасының төзеклегенә беренче чиратта игътибар итү сорала. Янгын чыга калган очрак өчен объект территориясендә, яисә якын-тирәдә су чыганагы барлыгын ачыклау мөһим (гидрантлар, сулык, су манарасы һ.б.). Шулай ук янгын сүндерү максатында кулланыла торган беренчел чаралар (аларның сертификацияләнгән булуы мәҗбүри), янгын сүндерүчеләрне чакырту өчен телефон номеры күрсәтелгән элемтә чарасының булуы кирәк. Кешеләрне эвакуацияләү юллары, ишек тирәләре иркен, каршылыксыз, ә бинадан чыгып китү өчен запас ишекләр эчке яктан гына бикләнеп, җиңел ачылмалы булырга тиеш.

Шулай ук бинадан кешеләрне эвакуацияләү (чыгару) планы тикшерелә, комиссия әгъзалары аның белән таныштырыла. Тәмәке тартучыларга тиешле урында төпчекләрне сүндерү өчен сулы савыт куела.

Объектларда янгын чыга, яисә башка берәр гадәттән тыш хәл туа калса, комиссия рәисе объектта булган кешеләргә бу хакта хәбәр итү тәртибен билгели һәм участокта булган кешеләргә җиткерә.

Күмәк эш барган җирдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аз гына бозуның да җитди документларны гына түгел, ә күп кешеләрнең гомерен дә куркыныч астына куюы ихтимал икәнне истән чыгармасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса