Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәхнә мине үз итте

Йөзе генә түгел, күзләре дә елмая, тирә-юньдәгеләргә дә җылылык һәм яктылык сибелә бик күп фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулаган Карабаш бистәсендә туып-үскән Эльвира Ибраһимовадан.

Районыбызда яшәп җыр-моңга гашыйк кешеләр турындагы проектыбызны дәвам итәбез. Әлеге рубрикабызның чираттагы кунагы Карабаш бистәсенең чишмә суларын эчеп үскән итагәтьле, нечкә күңелле, ягымлы карашлы, тыйнак холыклы, ярдәмчел Эльвира Гамил кызы Ибраһимова.

Әңгәмәдәшебезнең чын «мәдәни» тормышы 1995 елда башланып китә. Анда Мәдәният йорты хезмәткәрләре театраль түгәрәк оештыра. Моңа кадәр балалар бакачасы һәм мәктәп сәхнәләрендә генә чыгыш ясаган яшь кыз баланы шунда катнашырга дәшәләр. Бераз уйлап йөргәч, ризалаша ул. Шул беренче адымнардан башланган иҗат дөньясы һәм сәхнә аны колачлап ала да, үзеннән җибәрми. 

Музыкаль белемек булмаса да, Эльвира ханым көйләрне бик тиз отып ала. Шушы сәләте аңа төрле музыка коралларын үзләштерергә ярдәм итә.

Тулы әңгәмәне «Бөгеләм авазы» газетасының 31нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса