Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сатучыга ни, сатылсын гына...

Татарстан полицейскийлары алкогольле эчемлекләр сату өлкәсендә закон бозуларны ачыклау өчен тикшерү уздырдылар. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган ял көннәрендә (2-3 июльдә) республикабызның барлык районнарында да шундый рейдлар узган. Төнге сәгать 10нан соң спиртлы эчемлекләрне сату тыелган булса да, хокук кагыйдәләрен бозучылар булган, андыйларга штраф салынган. Контроль...

 

Татарстан полицейскийлары алкогольле эчемлекләр сату өлкәсендә закон бозуларны ачыклау өчен тикшерү уздырдылар. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган ял көннәрендә (2-3 июльдә) республикабызның барлык районнарында да шундый рейдлар узган. Төнге сәгать 10нан соң спиртлы эчемлекләрне сату тыелган булса да, хокук кагыйдәләрен бозучылар булган, андыйларга штраф салынган.

Контроль рейд уздыру өчен барлыгы 600дән артык полиция хезмәткәреннән торган 169 мобиль төркем эшләгән. Алардан тыш, тикшерү эшләренә Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.

Чара барышында 871 тикшерү уза, 140 административ тәртип бозу очрагы ачыклана. Шуларның 99ы - ирекле сату тыелган, яисә чикләнгән товарларга; 29ы - алкогольле эчемлекләр сатуга; 12се өйдә җитештерелгән исерткечкә карый. РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсенең 3 нче өлеше нигезендә 5 мең литрдан артык спиртлы һәм алкогольле эчемлек сатудан алынган. Тәртип бозуларның күп өлеше төнге якларга туры килә.

Законсыз сатылган спиртлы эчемлекләрнең күпчелеген сыра һәм составында спирт булган косметик чаралар, лосьоннар тәшкил итә. гади сатып алучы роленә кереп, полицейскийлар ул кичтә кибетләрдә бер каршылыксыз аракы, коньяк, текила, виски, ром да сатып алдылар. Нәтиҗәдә алкогольле продукция тулысынча сатудан алынды, аны сатучыларга штраф салынды.

Иң күп тәртип бозулар Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә, Лаеш һәм Менделеев районнарында ачыкланган.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса