Самара татарлары интернетта бәйге игълан итте
"Самара татарлары" дип аталган мәгълүмат медиа-порталы 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр социаль челтәрләрдәге Самара өлкә татар авыллары төркемнәренең, өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләр өчен эшләнгән төркемнәрнең администраторлары һәм модераторлары арасында бәйге игълан итә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте. Көзен, сайтның 5 еллыгына багышланган бәйрәмдә, финалистларга өлкә "Туган тел" татар...
"Самара татарлары" дип аталган мәгълүмат медиа-порталы 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр социаль челтәрләрдәге Самара өлкә татар авыллары төркемнәренең, өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләр өчен эшләнгән төркемнәрнең администраторлары һәм модераторлары арасында бәйге игълан итә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.
Көзен, сайтның 5 еллыгына багышланган бәйрәмдә, финалистларга өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте дипломнар, өлкә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе акчалата премияләр тапшырачак. Гомуми приз фонды 50 мең сум тәшкил итә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бәйгене оештыручылар социаль челтәрләрдәге иң яхшы татар төркемнәрен ачыклауны, аларга ярдәм итүне һәм популярлаштыруны; интернет киңлегендә милләттәшләребезнең активлыгын арттыруны максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа